news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә «Татар кызы» конкурсы финалистлары очрашты

Кызлар белән Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин очрашты.

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә «Татар кызы» конкурсы финалистлары очрашты

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «Татар кызы» Халыкара матурлык һәм талант конкурсының Мәскәү туры финалистлары булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызлар белән Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү Мемориаль мәчете имам-хатибы Шамил Аляутдиновның җәмәгате, алты бала әнисе, спикер һәм гаилә бәхете серләре турындагы китап авторы Зилә Аляутдинова, җырчы һәм продюсер Гүзәлия, яшь башкаручы Хәким, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре очрашты.

Чарада катнашучылар заманча татар музыкасы, Россия киносы, гаилә кыйммәтләре турында җылы һәм дустанә шартларда сөйләштеләр.

«Татар кызы» бәйгесенең Мәскәү туры финалына ун кыз чыкты. Берничә атна дәвамында, йомгаклау конкурсына әзерлек барышында алар берничә этап: интеллектуаль һәм кулинария, җыр, бию, бәйләү буенча мастер-класс узды. «Татар кызы» финалистларын бәяләүнең төп критерийларының берсе булып татар телен белү тора.

«Татар кызы» бәйгесенең Мәскәү туры финалы 23 июньдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узачак. Кызлар үзләренең талантларын бию, вокаль, интеллектуаль номерларда күрсәтәчәкләр. Конкурс җиңүчесе Ижевскида узачак конкурсның финалында Мәскәү төбәген тәкъдим итәчәк.

  • «Татар кызы» Халыкара матурлык һәм талант конкурсының Мәскәү турын Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге – Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе, Мәскәү шәһәренең «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр Советы оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100