news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә эшче төркемнәрнең киңәшмәсе узды
Федераль хакимият органнары белән үзара бәйләнеш буенча эшче төркемнәр киңәшмәсендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты
Скопировать ссылку
(Мәскәү, 11 июнь, “Татар–информ”, Рафис Измайлов). Кичә Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә федераль хакимиятләр белән үзара бәйләнеш буенча эшче төркемнәрнең киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасының барлык депутатлары, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан РФ Федерация Советы әгъзалары, республика Премьер–министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Киңәшмәдә сүз республикага федераль максатчан программалар кысаларында федераль бюджеттан өстәмә акчалар җәлеп итү хакында барды.
“Асылда, сүз ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең күрсәтмәсе турында бара, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәне ачып. – Бу – аның тарафыннан моннан ике ел элек бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары һәм республикабыздан яңа сайланган парламентарийлар белән узган очрашуда белдерелгән таләпләр”.
Конструктив, эшлекле төстә узган киңәшмәдә чакырылган кешеләрнең барысы да диярлек катнашты. Депутатлар, эшче төркем әгъзалары ягыннан да сораулар күп булды. Аерым алганда, гамәлләрне координацияләү мәсьәләләре кузгатылды, билгеләнгән тема буенча эш юнәлешләре һәм алымнары аныкланды.
Киңәшмәдән соң “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән кыскача интервьюда Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышудан канәгать калуын белдерде. “Ул проблемалы өлкәләрне ачыклап кына калмады, ә Татарстан Президентының күрсәтмәсенә тагын да җаваплырак карарга, республика бюджетына өстәмә акчалар эзләгәндә тагын да активрак катнашырга этәргеч бирде”, – дип ассызыклады ул.
“Бу җаваплылык Татарстаннан сайланган депутатларның гамәлләренә юнәлеш бирәчәк Дәүләт Думасының беренче вице–спикеры Олег Морозовның чыгышларында, парламентарийлар һәм эшче төркем әгъзаларының белдерүләрендә дә ачык күренде”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot