news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салырга чакыра

Тантанада катнашучылар 4 майда 14.00 сәгатьтә Г.К.Жуков һәйкәле янында җыелачак.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге 4 майда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә Мәскәүдә Александр бакчасында Билгесез солдат каберенә һәм маршал Г.К.Жуков һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасына чакыра.

Чара Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. Тантанада катнашучылар 14.00 сәгатьтә Г.К.Жуков һәйкәле янында җыела.

“Без үткәннәрне хәтерләргә һәм өлкән буынга Бөек Җиңү өчен рәхмәтле булырга тиеш. Барлык ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез”, диелгән Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot