Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның мөселман яшьләре Коръән салынган сандыкны эзләп тапты
Мөфти Камил Сәмигуллин белән очрашыр алдыннан яшьләргә заманча квест оештырылды.
(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Кичә, 7 октябрьдә, Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре вәкилләре белән традицион очрашуы узды. Очрашу алдыннан яшьләргә кызыклы квест оештырылды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.
Квест Кол Шәриф мәчетендә башланып китте. Иртән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең cоциаль үсеш бүлеге белгечләре катнашучыларны 10 төркемгә бүлде һәм аларга квестны узу өчен маршрут карталары тапшырды.
Төркемнәр Казан үзәгенең төрле почмакларында билгеләнгән 6 станцияне узды. Һәр станциядә егетләр һәм кызлар табышмак язылган конверт һәм икенче ноктаның кайда урнашуы турында мәгълүмат белән ярдәмлек тапты.
Соңгы станция Галиев мәчете булды. Биредә барлык төркемнәр җыелып, бергәләп хәзинә салынган сандыкны эзләде.
Квестны узу барышында җыелган барлык әйберләр яшьләргә сандыкның кайда урнашуын билгеләргә ярдәм итте. Нәтиҗәдә алар, ачкыч белән бина ишеген ачып, сандыкны алып чыкты. Анда Изге Коръән һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең истәлекле бүләкләре салынган иде. Бүләкләр катнашучыларга таратылды.
Квестны узганнан соң, яшьләр җәмәгать намазы укыды һәм Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуга юнәлде.
- Мөселман яшьләр белән очрашу Казандагы "Милләт йорты"нда (Нариманов урамы, 62нче йорт) 7 октябрьдә уздырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз