news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның мәгариф һәм фән министры “Сәләт” хәрәкәтенә мәхәббәтен аңлатты
Бүген Казанда “Сәләт” яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең 15 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Казанда “Сәләт” яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең 15 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм көне Татарстанның Фәннәр академиясендә “Сәләт”: кичә, бүген, иртәгә” дип аталган фәнни-гамәли конференциядән башланды. Сәләтлеләргә кунакка Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, республика Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Виктория Черкесова һәм башка рәсми затлар килгән иде. Кунаклар башта “Сәләт” күргәзмәсендәге фотографияләр, видеоматериаллар һәм картиналар белән танышты, ә аннары пленар утырыш булды.
Марат Бариев журналистларга биргән интервьюсында талантлы яшьләрне эзләү һәм аларны үстерү өчен шартлар тудыру буенча “Сәләт” башкара торган эшләр әһәмияткә ия, дип белдерде. “Сәләт” - ул бер яктан, талантлы балаларны берләштерә, аларны үстерү өчен шартлар тудыра, ә икенче яктан - лидерлык сыйфатлары тәрбияли”, - дип ассызыклады министр.
Марат Бариев “Сәләт” яшьләренең фән өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте. Бу хәрәкәтнең 30 катнашучы кандидатлык диссертацияләрен яклаган, лидерлык өлкәсендә сәләтлеләр “XXI гасыр лидеры” бөтенроссия конкурсы кысаларында өч тапкыр җиңүгә ирешкән. “Әлбәттә, мондый хәрәкәтләргә үсеш алырга ярдәм итәргә кирәк”, - дип ышана “Сәләт” попечительлек советы башлыгы. Марат Бариев Татарстанда “Селигер” кебек яшьләр форумы оештыру идеясе 100 процентка мөмкин эш, дип белдерде.
ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров үз чыгышында “Сәләт”: кичә, бүген, иртәгә” дип аталган фәнни-гамәли конференциясе - Казанда Фән атналыгы ачкан республиканың фәнни бергәлеге өчен зур вакыйга дип билгеләп үтте. “Сәләт” Татарстанның талантлы яшьләрен эзләп таба, әзерли һәм үсеш алырга ярдәм итә торган гомуми система, дип белдерде ТР Фәннәр академиясе башлыгы.
ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Татарстанда эшләнелә торган 2010-2015 елларда мәгарифне үстерү буенча президент стратегиясе турында сөйләде, анда “Талантлы яшьләргә ярдәм итү” аерым юнәлеш булып тора. Мәгариф һәм фән министры фикеренчә, теләсә кайсы илнең төп байлыгы -– аның талантлары. Альберт Гыйльметдинов талантлы яшьләргә ярдәм итә торган “Сәләт” хәрәкәтенә мәхәббәтен аңлатты. “Мин Татарстанда “Сәләт” кебек хәрәкәт булуына шат”, - дип белдерде ул.
Юбилей чаралары кич белән “Уникс”та бәйрәм концерты белән дәвам итәчәк. Анда республиканың алдынгы иҗат коллективлары катнашачак, җырча Диләрә Ваһапова, битбоксер Митя Бурмистров, КВН командалары һ.б. чыгыш ясаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2