news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның мәдәният учреждениләрендә декабрь-гыйнвар аенда 450 мәдәни чара үткәрелгән

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Татарстанда Яңа ел бәйрәме чараларында барлыгы 72 мең кеше катнашты дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова.

«Яңа ел чаралары декабрь урталарында ук башланып китте. Барлыгы, яңа ел спектаклләрен һәм чыршы бәйрәмнәрен кертеп, 450 чара үткәрелде, шуның 380е – балалар аудиториясе өчен. Музейларда үткәрелгән чараларда Татарстанда 12 мең кеше катнашты», - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot