news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның мәдәният тармагында ир-ат хезмәткәрләр арткан

2020 ел белән чагыштырганда, быел ир-атлар 0,1 процентка арткан.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, быел беренче яртыеллыкта Татарстанның мәдәният тармагында кадрлар буенча уңай тенденция күзәтелә: ир-атлар 0,1 процентка арткан.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Тармакта барлыгы 22 мең 773 кеше эшли. Шуларның 6 251 е ир-ат, хатын-кызлар өстенлек итә — барлыгы 16 мең 522 хатын-кыз», — диде Ирада Әюпова.

Министр тармакта югары белемле хезмәткәрләр 50 проценттан артык булганын әйтте, шул исәптән 37, 65 проценты — профильле югары белемле кешеләр. Махсус урта белемле кешеләр 30 процент тәшкил итә, шул исәптән 16 проценты — профильле белемгә ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100