news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның мәдәният һәм кинематография өлкәсе киләсе елга бюджеттан күбрәк акча алачак

Быел бюджеттан бүленгән акчалар 31 процентка кимрәк булган

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2017 елга Татарстанның мәдәният һәм кинематография өлкәсенә 6761,2 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. 2018 елга бу сумма 7119,4 млн сум, 2019 елда 7083,4 млн сум тәшкил итәчәк.

Агымдагы ел бюджетын раслаганда, Татарстан Мәдәният министрлыгына 3820,5 млн сум акча бүлеп бирелгән булган. 2017 елга бүленәчәк бюджет хисабына “Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар мәдәни мирасы”  комплекслы проектын, “2014-220 елларда Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” прграммасын тормышка ашыру  һәм тагын 6 дәүләт программасы гамәлгә кую каралган.

Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге сумма Татарстанның барлык мәдәни үзәкләрен тәртиптә тоту өчен җитәчәк.  2016 ел бюджеты белән чагыштырганда, мәдәният һәм кинематография өлкәсенә бүленәчәк акчалар күләме 31 процентка югарырак.

Без хәбәр иткәнчә, 2017 елда массакүләм мәгълүмат чараларына акча, быелга караганда,кимрәк бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100