Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның мәдәният өлкәсенә киләсе елда 300 ләп белгеч кирәк
Дәүләт Советында профильле комитет утырышында мәдәният өлкәсендә кадрларга ихтыяҗ турында сөйләшү булды.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәдәният тармагына 2022 елда 300 белгеч җитми дип исәпләнгән.
Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова тармакта кадрларга ихтыяҗ проблемасын күтәрде.
«Кадрларга ихтыяҗны безнең ведомство карамагындагы учреждениеләрне сораштырудан чыгып формалаштырабыз. Ләкин алар бу сорауга һәрвакытта да җаваплы карамый. Шуңа күрә фаразлар төзи алырлык фәнни институтлар кирәк. Киләсе елда без, фәнни учреждениеләр белән берлектә, 2030 елга кадәр кадрларга ихтыяҗ методикасын эшләргә планлаштырабыз», — дип белдерде министр.
Ирада Әюпова әйтүенчә, хезмәт базары тиз үзгәрә, бүген мәдәният оешмаларында инженерлар да, башка техник хезмәткәрләр дә күп кирәк. «Тавыш режиссерлары, операторлар, IT компетенция белгечләре дә кирәк. Алдан хәстәрен күреп эшләргә кирәк», — диде.
Мәдәният министры быел декабрь башына мәдәният өлкәсе белгечләре өчен 118 вакансия булганын әйтте. Ул кайчак мәдәният тармагының үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен аңламыйлар, дип саный. «Учреждениегә дөрес урнаштыру өчен, төрле компетенцияләргә ия квалификацияле белгечләр кирәклеген истә тотып, гамәлдәге норматив-хокукый актларны камилләштерү кирәк», — диде.
Ирада Әюпова һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаган белгечләр статистикасына да тукталды. «100 процент булырга тиеш димибез, ләкин бүгенге 14 проценттан, һичшиксез, артыграк булырга тиеш», — диде.
Татарстанның мәдәният оешмаларында 25 яшьтән 40 яшькә кадәрге хезмәткәрләр нибары 5,36 процент тәшкил итә. Кадрларга кытлык проблемасы аеруча авылларда кискен тора.
Кадрлар әзерләү системасы турында Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры вазифаларын башкаручы Вадим Дулат-Алеев һәм Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова да сөйләде.
Депутат Рамил Төхвәтуллин талантлы яшьләр өчен белем алу үтемлеге турында сорау бирде. «Күп кенә талантлы балалар түләп укый алмый. Бу авыр сорау, ләкин аны хәл итү юлларын эзләргә кирәк», — диде.
Ирада Әюпова республикада министрлык яки мәдәният оешмалары театрлар өчен кадрлар әзерләү кадрларны контракт системасы буенча әзерлеген түләү тәҗрибәсе булганын әйтте. Әтнә театры өчен шундый схема буенча белгечләр әзерләнгәнен мисалга китерде. Аның фикеренчә, контракт нигезендә әзерләү механизмын тәртипкә салу да кирәк булуы ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз