news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның мәдәни учреждениеләре ТР Президенты грантларын алачак

Барлыгы 68 миллион сумлык грант биреләчәк

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Рөстәм Миңнеханов мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Президенты грантларын бирү турында УП-227 нче номерлы Указга кул куйды, дип хәбәр ителә ТР Президентының рәсми сайтында.
Указ нигезендә быел грантларны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм “Татаркино” дәүләт учреждениесе алачак.
2010 елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты грантларының гомуми күләме 68 миллион 120 мең сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot