news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә бертуганнар һәлак булган

Аларның һәлакәт вакытында куркынычсызлык каешларын эләктермәгәнлеге билгеле

  (Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә төнлә ТР Әлмәт районында Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 80 нче километрында "Chevrolet Cobalt " автомобиленең 39 яшьлек йөртүчесе юл кырыена чыгып металл корылмаган бәрелгән, анары машина юлдан түбән очкан.

Машина йөртүче һәм аның 43 яшьлек бертуган абыйсы алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук һәлак булган. Алар икесе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган. Моннан тыш, шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.

ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясендәгеләр билгеләп үткәнчә, сентябрь башыннан алып Татарстан территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарының өчтән бере диярлек куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot