news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Әлмәт районында Р-239 автоюлы участогы биш айга ябылачак

Автоюл участогында капиталь ремонт үткәреләчәк.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр Татарстанның Әлмәт районында Р-239 автоюлының Казан – Оренбург – Акбулак –Казахстан белән чик участогы биш айга ябылачак. Бу хакта “Волго-Вятскуправтодор” матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юлда капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, автоюлның 213+500 км – 249 км участогы ябылачак.

Транспорт хәрәкәте Чаллы – Зәй – Әлмәт һәм Рус Аташы– Кузайкино автоюлы буенча оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100