news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Әлмәт районы башлыгы үз вәкаләтләрен өстеннән төшерде

Ришат Әбүбәкеров 6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар исемлегенә керде

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Әлмәт муниципаль районының вәкиллекле органы утырышында Ришат Әбүбәкеров район башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Район башлыгы вазифасына Әлмәт районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Мәҗит Салихов кандидатурасы тәкъдим ителде. Март сайлауларына кадәр район җитәкчесе вазифаларын район башлыгының беренче урынбасары Александр Михайлов башкарачак.
Белешмә өчен. Мәҗит Салихов 1965 елның 8 октябрендә Татарстанның Саба районы Татар Икшермәсе авылында туа. “Автомобиль юллары” белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын һәм Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлый.
М.Салихов 1 ел Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкара.
Искәртеп узабыз, Ришат Әбүбәкеров 6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар исемлегенә керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot