news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Лаеш районында терлек абзары янган

Янгын аркасында авыл кешеләренең 50 үрдәге һәм эт һәлак булган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында терлек абзары янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Габиш авылының Яшьләр проспектында кирпечтән төзелгән зур терлек абзарына ут капкан. Урынга биш автомобильдә ут белән көрәшүчеләр килгән. Янгынның мәйданы 320 квадрат метрдан артык тәшкил иткән.

Зыянның күләме әлегә билгеле түгел. Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта белгечләр аның сәбәпләрен ачыклый. Бер версия буенча, абзарга ут төрткән булырга мөмкиннәр.

«Татарстан-24» хәбәр иткәнчә, янгын нәтиҗәсендә авыл кешеләренең 50 үрдәге һәм эт һәлак булган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot