news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Лаеш районында өч игезәк малай туган

Бәхетле әти-әнине депутатлар исеменнән Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзилә Минбаева тәбрик иткән.

 (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районы Хәерби авылында яшәүче Мөбәрәкшиннарның гаиләсендә өч игезәк туды – Руслан, Ирек һәм Фаил, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.

Гөлназ белән Фәнис Мөбәрәкшиннар 15 ел бергә яши. Гаилә башлыгы Казанның авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, бүгенге көндә “Приволжскгаз” ширкатендә эшли. Шулай ук ул Хәерби авыл җирлеге депутаты булып сайланган. Аның хәләл җефете Казан медицина көллиятендә укыган, моңа кадәр Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә шәфкать туташы булып хезмәт куйган.

Бәхетле әти-әнине депутатлар исеменнән Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзилә Минбаева тәбрик иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot