news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Лаеш районында авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә нәтиҗә ясадылар

“2008–2012 елларда районның авыл хуҗалыгы үсеше” программасы үтәлеше каралды

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). ТР Лаеш районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов катнашында район Депутатлар советының чираттагы утырышы узды. Сессиядә Лаеш муниципаль районы башлыгы Александр Тимофеев, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Сәлахов, районның хуҗалык, предприятие җитәкчеләре һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Сессиядә депутатлар Лаеш районының 2010 елга һәм 2011–2012 елгы план чорына социаль-икътисади үсешне фаразлауларын, “2008–2012 елларда районның авыл хуҗалыгы үсеше” программасы, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү һәм авыл халкының эшчәнлек активын күтәрү буенча өстәмә чараларның үтәлешен карадылар.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Сәлахов үз чыгышында агросәнәгать комплексы үсеше темасын күтәрде.
Районда “Кече хуҗалыкларны үстерү” программасын гамәлгә кую максатыннан “Мишә 16” кооперативы оештырылган. Ул авыл хуҗалыгы производствосының динамик үсешен, авыл халкы мәшгульлеген тәэмин итәргә, аның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Кооператив халыктан авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу һәм аны урнаштыру белән шөгыльләнә.
А.Сәләхов чыгышын тәмамлаганда авыл халкы алдына бурычлар куйды. Аларның берсе “1000 программасы”н чынга ашыруга кагыла, икенчесе – гаилә фермалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар оештыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100