news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Лаеш районы күгендә очкычны лазер белән яктыртканнар

Казан – Баку маршрутын башкарган очкыч командиры җирдән лазер белән яктыртулары турында хәбәр иткән, бу хәлне хәзер Тикшерү комитеты тикшерә.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). 27 июльдә билгесез адәмнәр Казан – Баку маршруты буенча очкан самолетны лазер белән яктырткан. Бу хәл очкыч Татарстанның Лаеш районы өстеннән үткәндә була. Әлеге очрак Россия Тикшерү комитетының Транспорт буенча Идел буе тикшерү идарәсе контроленә алынган.

27 июль кичке 23:50 сәгатьтә очкыч командиры диспетчерга Лаеш районының Нурминкә авылы янында билгесез затлар күктәге һава судносына лазер белән яктыртуы турында хәбәр итә. Очкыч билгеләнгән пунктка исән-имин килеп җитә.

"Әлеге факт Тикшерү комитеты контролендә тотыла, булган очрак куркыныч хәлләр китереп чыгармады", – дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Транспорт буенча Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100