news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Кызыл китабына уннан артык яңа төр үсемлек кертелгән

Мөслим районының Мәллә Тамак авылы янында озын аяклы бриум үсемлегенә, гомумән, Россиянең Европа өлешендә беренче мәртәбә тап булганнар.

Татарстанның Кызыл китабына уннан артык яңа төр үсемлек кертелгән
Рамил Гали

(Казан, 17 март, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында Кызыл китапның яңа – өченче редакциясе рәсми рәвештә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Кызыл китапның “Үсемлекләр” һәм “Гөмбәләр” бүлекләре баш мөхәррире, КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтындагы Гомуми экология кафедрасы профессоры, биология фәннәре докторы Татьяна Рогова белдергәнчә: “Кызыл китап – ул үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән идарә итү өлкәсендә дәүләт дәрәҗәсендәге документ”.

“Мондый документны төрлечә төзергә һәм нәшер итәргә мөмкин. Әйтик, ул кәгазьгә язылган исемлек рәвешендә дә, һәм Татарстанда кебек, затлы китап кебек тә була ала. Мәсәлән, чит илләрдә саклауга мохтаҗ үсемлекләр һәм хайваннар турында мәгълүмат тупланган “Кызыл исемлек” турында ишетеп була. Кызыл китап та – ул әдәби яки фәнни басма түгел, ә документ. Кагыйдә буларак, шул документка таянып, республикада үсемлек һәм хайваннар дөньясын саклау өчен чаралар күрелергә тиеш”, – ди галимә.

Республикада Кызыл китапның беренчесе – 1995 елда, икенчесе 2006 елда нәшер ителгән иде. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров җитәкчелегендәге яңартылган әлеге өченче басма исә 2016 елда дөнья күрде.

Татьяна Рогова Кызыл китап ун елга бер тапкыр яңартылуын искәртеп, дистә ел саен дәүләтнең үсемлекләрне һәм хайваннарны саклау белән ни дәрәҗәдә шөгыльләнүен күреп булганын әйтә. Мәсәлән, 224 хайван, 340 үсемлек һәм 73 гөмбә һәм мүк кертелгән яңа басмада үсемлекләр һәм гөмбәләрнең 51 төре төшереп калдырылган. Шул ук вакытта, соңгы 10 елда саннары кимү сәбәпле, 70кә якын хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре Кызыл китапка язылган.

Моннан тыш, еш кына үсемлекләрнең исемнәре үзгәрү сәбәпле, Кызыл китапка үзгәрешләр кертергә туры килә. Әйтик, 2006 елдагы китапка кергән дистәдән артык үсемлекнең шушы узган ун елда исемнәре алышынган.

Татарстан территориясенә хас булмаган яңа үсемлекләр дә ачыклана тора. 2006 елдагы китаптан соң уннан артык яңа төр үсемлек табылган. Алар башка төбәкләрнең дә Кызыл китапларына кертелгән. Мәсәлән, Чүпрәле районы Татар Шантрашаны авылында үскән ураксыман шоксар (сельдерей семьялыгы), Азнакай, Баулы, Лениногорск, Чистай, Бөгелмә районнарында очраган киттари гөлбадран (астра семьялыгы) үсемлеген телгә алырга була. Мөслим районының Мәллә Тамак авылы янында озын аяклы бриум үсемлегенә, гомумән, Россиянең Европа өлешендә беренче мәртәбә тап булганнар. Ул, гадәттә, Мурманск өлкәсе, Якутия, Алтай краенда, шулай ук Европада һәм Төньяк Америкада үсә.



ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлеге башлыгы Нияз Хәбиров белдергәнчә, Кызыл китапка кергән үсемлек һәм хайваннарның сакланышы Татарстанда төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказникларының игътибар үзәгендә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100