news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның КВН хәрәкәте бүген 20 еллыгын зурлап бәйрәм итә

Татарстан – КВН хәрәкәте иң тотрыклы булган төбәкләрнең берсе, дип саный КВН халыкара берлеге югары лигасы редакторы Михаил Марфин

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан КВНчылары бүген үзенең 20 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итә. Башта УНИКС концертлар залында кичке 6да тантаналы концерт була, КВН үсеше турында хронологик документаль фильм күрсәтелә. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең килүе көтелә, төрле буын КВНчылар, алар турында материаллар эшләүче журналистлар катнаша. Юбилей уңаеннан махсус нәшер ителеп, яңа гына дөнья күргән китап-альбом да шунда сатуга кую күздә тотыла. Аерым алганда, 1 мең тираж белән затлы итеп эшләнгән китапта республикада КВН хәрәкәтенең 20 еллык елъязмасы хронологик тәртиптә шәрехләнгән, яраткан администраторлары, командалар турында аерым сурәтләмәләр бирелгән. Бүген бәйрәмне дәвам иттереп, шулай ук “Эрмитаж” концерт-холлында сәгать төнге 10да КВН-шоу башлана һәм “Четыре татарина”, “Союз”, “Рудн” җыелмасы һ.б. КВН командалары чыгыш ясый, дискотека була.

Татарстан КВН хәрәкәтенең 20 еллык юбилее уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында төбәк ММЧ журналистларын җыйган конференциядә катнашкан “КВН РТ” ҖЧҖ директоры Илдар Фәттахов шул хакта игълан итте.

ТР Дәүләт Советы депутаты, “КВН РТ” президенты Андрей Кондратьев, гаять авыр булган 90 нчы елларда КВНга ставка ясаган, бездә яшьләр өчен КВН хәрәкәтенә фатихасын биргән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәт, нәтиҗәдә, 15 мең яшь, талантлы, креатив кешеләр аның дулкынында үсеп чыгып, инде төрле дәрәҗәдә, шул исәптән югары даирәдә, үз урынын тапты, дип, шушы эштә өлеше кергәннәрне аерым телгә алды. Республикада КВНның 20 еллыгы – ул нәтиҗә түгел, ә аның хәрәкәтендәге аерым бер этап кына, дип аның дәвамчанлыгына басым ясады.

Шушы 20 елда бөтен буын КВНчылар бергә булды, яшьләр эшне дәвам иттерә. КВНчылар өчен дәүләт чикләре юк һәм без бертугандай мөнәсәбәтләрне кадерләп саклыйбыз, дөрес, илләр арасындагы низаглар тулыканлы эшләргә аяк чала. Гомумән, КВН - ул инде зур бер гаилә, димәк, без бер-беребезне кайгыртып, ярдәмләшеп яшәргә тиешбез, дип аның фондын булдыру эшләрен башладык. Дөрес, кыен хәлдә калган иптәшләребезгә булышып торабыз, шулай КВНчылар өчен корпоратив рух кына түгел, туганлык та хас, ди А.Кондратьев уртак шөгыль кешеләрне бер-берсенә тартуына-якынайтуына игътибарны юнәлтеп. ТР КВНы юбилеена килгәч, ә анда 200дән артык вәкил була, фондны гамәлгә кую күздә тотыла. Алга таба КВНчылар җирле телевидение белән үз проектын булдыру турында уйлана, инде иҗат төркеме эзләү эшләре бара, дип Андрей Кондратьев әлеге очрашуда планнары белән уртаклашты.

Журналистлар белән сөйләшүдә катнашкан КВН халыкара берлеге югары лигасы редакторы, сценарист, продюсер Михаил Марфин: “Татарстан – КВН хәрәкәте иң тотрыклы булган төбәкләрнең берсе”, - дип, Татарстан КВНчылары турында, турнирда җиңү, конкрет нәтиҗә түгел, ә төбәктә КВН хәрәкәте булуы мөһим, дип санавын белдерде, фикерләре белән уртаклашты. КВН командалары ярышларында хөкемдар буларак та катнашкан “Парапапарам” КВН командасыннан Леонид Моргунов, мин “Четыре татарина” командасын яратам дисә, “Город ПятигорскЪ” уенчысы буларак билгеле Екатерина Утмелидзе-Моргунова, 20 еллыктан соң татарстанлыларга югары лигада “алтын” медаль алырга барырга кирәк, дип әллә шаяртып, әллә чынлап максат куйды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot