Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның кулланучылар берлеге Россиядә иң яхшысы дип танылган
РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге башлыгы, кулланучылар кооперациясенә ярдәм күрсәткәне өчен, Татарстан Президентына рәхмәт белдерде.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстан кулланучылар берлеге 2020 елның 1 кварталында РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге системасында берьюлы ике юнәлеш буенча лидер дип табылды. РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге башлыгы Дмитрий Зубов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган телеграммасында шул хакта хәбәр иткән.
«Эшчәнлек тармакларын нәтиҗәле үстергән өчен» Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге системасының төбәк берлекләре арасында Татарстан кулланучылар берлеге 2020 елның 1 кварталы өчен «Ваклап сәүдә итүне үстергән өчен» һәм «Хәзерләү эшчәнлеген үстергән өчен» номинацияләрендә беренче урынга лаек булды», — диелә телеграммада.
Моннан тыш, Татарстан кулланучылар берлегенә Идел буе федераль округының төбәк берлекләре арасында «Җәмәгать туклануын үстергән өчен» һәм «Гомуми эшчәнлекне үстергән өчен» номинацияләрендә икенче урын бирелде.
2020 елның беренче яртыеллыгында Татпотребсоюз бүлекчәләре 4,2 млрд сумлык продукция әзерләгән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 10 процентка үсеш күзәтелә. Алексеевск, Баулы, Зәй, Чистай, Ютазы районнары, кризиска карамастан, хәзерләү эшчәнлеген үстерүгә сизелерлек өлеш керткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз