news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Кукмара районында җәмәгать эшләрендә катнашучылар ветераннарга ярдәм итә

Агымдагы ел башыннан алып мохтаҗлыкта яшәүче 22 өлкән яшьтәге гражданга торак–көнкүреш шартларын яхшырту буенча хезмәт күрсәтелгән

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Татарстанның Кукмара муниципаль районында җәмәгать эшләрендә катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итә. Агымдагы ел башыннан алып мохтаҗлыкта яшәүче 22 өлкән яшьтәге гражданга торак–көнкүреш шартларын яхшырту буенча хезмәт күрсәтелгән. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Мисал өчен, сугышта катнашучының тол хатыны Екатерина Щербакованың фатирында түшәмне, ванна бүлмәсен ремонтлаганар, электр җиһазларын алыштырганнар. Тыл хезмәтчәннәре Лидия Чумаева һәм Екатерина Михайловнаның йортларында косметик ремонт үткәрелгән. Бу эшне “Тылсым” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре координацияли, ярдәмгә мохтаҗларны да шулар ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100