Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Кукмара һәм Саба районнарында урып-җыю эшләре төгәлләнде
Бүгенге көндә республиканың дүрт районында урак тәмамланды
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның Кукмара һәм Саба районнарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләре төгәлләнде. Бүгенге көндә республиканың Әтнә, Әлки, Кукмара һәм Саба районнарында урак тәмамланды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә Татарстанда игеннәр 1 миллион 423 мең гектарда җыеп алынган, бу барлык мәйданның 90 процентын тәшкил итә. 4 миллион 569,8 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 32,1 центнер тәшкил итә.
Кукмара районы игенчеләре – 130,8 мең, Саба районы аграрийлары 78,4 мең тонна ашлык суктырды.
Теләче (биредә игеннәр 99 процент мәйданда җыеп алынган), Спас, Питрәч һәм Биектау районнарында да (98 процент) урып-җыю эшләре тәмамлану алдында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз