Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның кошчылык сәнәгатенә 50 ел тула
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе тантаналы чаралар үткәрү турында боерык имзалады
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2015 елда Татарстанның кошчылык сәнәгатенә 50 ел тула. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе тантаналы чаралар үткәрү турында боерык имзалады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Татптицепром” ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев белдерде.
Бәйрәм боерыгында Татарстанның кошчылык сәнәгате өлкәсендә танылу алган кошчылар, производство алдынгылары, тармак ветераннары исемнәре күрсәтелгән.
М.Алиев белдергәнчә, 1965 елның 3 июленнән, СССР Халык комиссарлары советы карары белән, Татариядә кошчылык сәнәгатен гамәлгә кую турында карар кабул ителгән. Бу вакытка кадәр тавыклар үрчетү һәм йомырка җитештерү белән аерым колхозлар һәм совхозлар шөгыльләнгән. Зур булмаган фермаларда барлык процессларны кулдан башкарганнар. Бердәнбер махсуслаштырылган кошчылык фабрикасы Красный ключ торак пунктында булган.
70 нче елларда заманча кошчылык предприятиеләре төзелә башлаган. Бүген Татарстан кошчылык фабрикалары техник җиһазлану ягыннан Россия төбәкләренең тармак предприятиеләреннән өстен.
Әмма иң мөһиме, Татарстан кошчылык продукциясе җитештерү буенча рекордлы күләмгә чыкты. Ел саен республикада 1 млрд 200 млн данә кош йомыркасы һәм 200 мең тонна кош ите җитештерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз