news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның кинематографиядәге уңышлы тәҗрибәсен Мәскәүдә күргәзмәдә тәкъдим иттеләр

Бу сезонда республикада интерактив кино өчен платформа эшли башлый, локейшн-сервис эшләнә.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Кинематография өлкәсендә Татарстанның уңышлы тәҗрибәсен CPS - 2019 кино һәм телепроизводство өчен җиһазлар, хезмәт күрсәтүләр һәм яңа технологияләр XVI Халыкара күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр. Күргәзмә бу көннәрдә Мәскәүдә уза. Бу хакта «Кино вакыты» («Время кино») дирекциясе хәбәр итә.

Күргәзмә кысаларында «Амедиа» киностудиясе территориясендә Россиянең 20дән артык төбәк вәкилләре катнашында «Россия төбәк киносы – яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына түгәрәк өстәл башланды. Татарстаннан доклад белән «Кино вакыты» кинопроектларга ярдәм итү һәм чараларны оештыру дирекциясе җитәкчесе Альбина Нәфыйгова чыгыш ясады.

Татарстан презентациясе соңгы елда җитештерү, прокат буенча гомумиләштерелгән мәгълүматларны үз эченә алды. Бу сезонда республикада интерактив кино өчен платформа эшли башлый, локейшн-сервис эшләнә.

«Соңгы вакытта без инфраструктураны яңа дәрәҗәгә күтәрергә сәләтле алдынгы белгечләр таптык. Алар кинопроцесска кушылып китәргә, аны бизнес-план, сату формуласы һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлек белән яңа техник дәрәҗәдә тормышка ашырырга әзер. Бу бик шәп!» - диде Нәфыйгова, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Республикасы вәкиленнән тыш, түгәрәк өстәлдә Себер, Карелия, Смоленск, Пермь, Дагыстан, Владимир, Чиләбе һәм Россиянең башка төбәкләреннән делегатлар чыгыш ясады.

Дискуссия тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар CPS күргәзмәсендә булдылар һәм үз төбәкләрендә кино базасын булдыру һәм җиһазлау өчен җиһазлар сайлап алдылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100