news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татарстанның киләчәк көллияте" проекты премиягә лаек булды

"Социаль өлкәдә дәүләт-хосусый партнерлык" номинациясендә премия Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Төбәкләрнең социаль үсеш программаларының А.П. Починок исемендәге Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча "Татарстанның киләчәк көллияте" проекты өчен Татарстан Республикасы премиягә лаек булды, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

Бүләкләү тантанасы бүген, 1 октябрь көнне, "Сочи-2016" халыкара инвестицион форум кысаларында узды.

"Социаль өлкәдә дәүләт-хосусый партнерлык" номинациясендә премия Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды.

Искәртик: "Татарстанның киләчәк көллияте" проекты - республикада 2012 елдан гамәлгә ашырылучы социаль-мәгариф проект. Ул югары квалификацияле кадрларны Татарстанның машина төзелеше предприятиеләренә җәлеп итү һәм аны ныгытуга, шулай ук эшче профессияләр дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән. 2012 елның декабрь аенда инновацион-мәгариф проектын РФ Президенты Владимир Путин хуплады.

Бүгенге чарада Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе урынбасары Евгений Бушмин, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ министры Михаил Абызов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100