news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның кече нефть компанияләренә кризиска каршы ярдәм күрсәтәләр
Кече компанияләре алдына куелган 2009 елда 6,7 миллион тонна нефть табу һәм эксплуатация максатыннан 206 мең метр бораулау бурычлары үзгәрешсез кала
Скопировать ссылку
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Татарстанның кече нефть компанияләре алдына куелган 2009 елда 6,7 миллион тонна нефть табу һәм эксплуатация максатыннан 206 мең метр бораулау бурычлары үзгәрешсез кала. Бу хакта “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев Казанда ТР Президенты каршындагы җир асты байлыклары, нефть, газ һәм экология мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина үткәргән киңәшмәдә белдерде.
2008 елда бу күрсәткечләр 6,477 миллион тонна (2007 елда 5 процентка артык) һәм 428 мең метр иде. 2008 елның 4 кварталында дөньяви финанс кризисы шартларында эксплуатация максатыннан бораулау күләменең кинәт кимүенә карамастан, бу күрсәткечләрне 2007 ел дәрәҗәсендә саклап калынган.
2009 елның I кварталында кече нефть компанияләре 1,6 миллион тонна нефть тапкан, бу 2008 елның шул чоры белән чагыштырганда 53 мең тоннага күбрәк. I кварталда республиканың консолидацияләнгән бюджетына 809 миллион сум салым күчерелгән. Республиканың социаль ипотека программасына 158 миллион сум юнәлдерелгән.
Моның белән бергә, I кварталда бораулау күләме сизелерлек кимегән. Шулай итеп, 2009 ел нәтиҗәләре буенча геологик разведка ясау эшләре исәбенә нефть запаслары артыр дип көтелә.
Ф.Вәлиев мәгълүматлары буенча кредит түләүче нефть табучы компанияләр кыен хәлдә калган. Банклар яңа кредитлар бирми, элек алынган займнар буенча килешүләр вакытын озайтуда кыенлыклар туган. Банклар алынган кредитлар буенча ставкаларны 2 тапкыр арттырганнар. Шуңа күрә кече нефть компанияләре инвестиция программаларын кыскартырга мәҗбүр булдылар һәм банк кредитларын түләргә керештеләр.
Кризис нәтиҗәләре йогынтысын киметү максатыннан Россия һәм Татарстан хөкүмәтләренә нефть табышын саклау һәм үстерүгә комачаулаучы проблемаларны хәл итү өчен салым механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр тапшырылган.
“Нефтеконсорциум” шулай ук ТР Хөкүмәтенә һәм “Татнефть” ААҖнә кече компанияләргә матди-техник, транспорт һәм сервис хезмәте күрсәтү мәсьәләләрендә финанс ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Ф.Вәлиев хәбәр итүенчә, нәтиҗәдә, “Татнефть” бүлекчәләренең кече нефть компанияләренә күрсәтә торган хезмәтләр бәяләрен киметү һәм бу хезмәтләр өчен аванс түләүләрен бетерү турындагы карар кабул ителгән. Кече компанияләрнең “Татнефть” алдында бурычлары реструктурлаштырылган. Шулай ук башка ярдәм чаралары да кабул ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot