Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның кайсы районнарында бозауларның күбрәк үлгәне билгеле
Узган елда республикада терлек үлеме, яңа туган терлек белән чагыштырганда, 5 процентка якын. 85 проценты алты айга кадәр бозауларга туры килә.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елда Татарстанда бозауларның иң зур үлем күрсәткече Алексеевск, Чирмешән районнарында теркәлгән. Анда яңа туган бозауларның 10 процентка якыны исән калмаган.
Бу хакта йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтте. «Дәвалау-профилактика эше уңышлы оештырылуының бер күрсәткече — терлекләрнең баш саны. Узган елда республикада терлек үлеме, яңа туган терлек белән чагыштырганда, 5 процентка якын. 85 проценты алты айга кадәр бозауларга туры килә», — диде.
Нигездә, терлек ашкайнату һәм сулыш органнары авырулары сәбәпле үлә. Алар терлек ашатуны оештыру технологияләре белән турыдан-туры бәйле. Алмаз Хисаметдинов 2021 елда республиканың барлык районнарына 43 УЗИ аппараты кайтарылганын әйтте.
Татарстанда 40 ветеринария лабораториясенең лицензияләре бар. Хәзерге вакытта аккредитация алу процедурасын узалар. Идарә җитәкчесе 2022 елны ветернинария-лаборатория эшчәнлеген үстерү елы дип игълан иткәннәрен хәбәр итте.
«Республикада терлекләрнең бердәм идентификациясе системасы гамәлдә. Мөгезле эре терлекнең 33 процентка якын өлеше идентификацияләнгән. «Барлык участок ветеринария пунктларын терлекләрне теркәү, терлек авыруларына каршы чаралар буенча мәгълүмат кертү өчен мобиль терминаллар белән җиһазлау планлаштырыла. Быел мобиль терминаллар сатып алу өчен 25,2 млн сум акча бүленгән», — диде Алмаз Хисаметдинов.
Быел барлык мөгезле эре терлекне идентификацияләү эшен төгәлләү ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз