news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Кайбыч районында яңа прокурор билгеләнде

Яңа вазифага юстиция киңәшчесе Алмаз Сөләйманов билгеләнде.

Татарстанның Кайбыч районында яңа прокурор билгеләнде
Прокуратура РТ

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Россия Генераль прокуроры боерыгы белән Кайбыч районы прокуроры вазифасына юстиция киңәшчесе Алмаз Сөләйманов билгеләнде. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Бүген Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков прокуратура коллективына һәм Кайбыч районына яңа җитәкче тәкъдим итте", - диде Галиев.

Алмаз Сөләйманов 1981 елның августында республиканың Апас районы Яңа Балтач авылында туа. 2003 елда ул КДУны юриспруденция белгечлеге буенча тәмамлый һәм шул ук елны прокуратура органнарында Буа шәһәр прокуроры ярдәмчесе булып эшли башлый.

2007 елдан 2018 елга кадәр ул ТР Буа прокуроры урынбасары, Ә 2018 елдан Тәтеш районы прокуроры урынбасары булып эшләгән.

Алмаз Сөләйманов 2018 елда ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

  • Элек бу вазифаны биләгән Руслан Заһретдинов Татарстанның Актаныш районы прокуроры урынбасары итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100