Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Кайбыч районы тулысынча цифрлаштырылган
Татарстанның Кайбыч районы тулысынча цифрлаштырылган
(Кайбыч районы, 10 октябрь, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Татарстанның Кайбыч районы тулысынча цифрлаштырылган. Бүген Борындык һәм Чәчкаб авылларында яңа цифрлаштырылган станция ачылды. Алар бөтен районның телекоммуникация челтәрен 100 процентлы цифрлаштырылу тәэмин иткән. Борындыкта 128 номер, ә Чәчкабта 80 номер сыйдырышлы Белгородта эшләнгән «Квант-Е-Сокол» АТСы куелган.
ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Фәрит Фазылҗанов ачылу тантанасында билгеләп узганча, Кайбыч районы республикада телефон станцияләре заманча цифр җиһазына күчерелгән алтынчы район. Ел ахырына кадәр тагын 14 район цифрлаштырылачак. Ә 2006 елда республикада цифрлаштыру программасын тулысынча тәмамлау планлаштырыла.
Бүген Кайбыч районында 2784 номер сыешлы 23 цифрлаштырылган АТС эшли. Цифрлаштыру дәрәҗәсе 15 процент тәшкил итә яки 100 кешегә 15 телефон туры килә. Ел ахырында районны телефонлаштыру 17 процентка җитәр дип көтелә. Бүгенге көндә республика буенча авылның уртача 11 процент халкы телефон белән тәэмин ителгән. «Таттелеком» ААҖнең генераль директоры – Татарстанның алдынгы элемтә операторы Раиф Гарифуллин сүзләренчә, бүген Кайбыч районында 600 буш номер бар. Телефон куйдыруны сорап, 200 гариза тапшырылган. Киләсе ел дәвамында гариза хуҗаларының ихтыяҗлары канәгатьләндереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз