news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның кайбер районнарында юеш кар һәм яңгыр көтелә

17 октябрь төнендә җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстанның кайбер районнарында юеш кар һәм яңгыр көтелә

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы һәм явым-төшем булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән яңгыр явуы фаразлана, төньяк районнарда юеш кар яву ихтималы да бар. Һава температурасы +1…+6 градус булачак.

Көндез явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы +10 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил уртача тизлектә исәчәк, төнлә җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100