Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның кайбер районнарында урманнарда янгын куркынычы югары булуы көтелә
Урман янгыннарының 90 процент очрагында төп сәбәп — янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның кайбер районнары урманнарында 4 нче класслы янгын куркынычы көтелә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
Әлеге муниципаль берәмлекләр арасында Әгерҗе, Апас, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Чистай районнары бар.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, урман янгыннарының 90 процент очрагында төп сәбәп - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү.
«Әгәр сез урманда янгын шаһиты булсагыз, бу хакта 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итегез», — дип өндиләр министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз