news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның кайбер районнарында телевизорлар вакытлыча күрсәтми торачак

8 июньдә 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр профилактика эшләре була.

Татарстанның кайбер районнарында телевизорлар вакытлыча күрсәтми торачак
Рамил Гали

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Дүшәмбе көнне, 8 июньдә, Татарстанның кайбер шәһәрләре һәм районнарында, планлы профилактик эшләр үткәрелүгә бәйле рәвештә, эфир телетапшырулары вакытлыча туктатылачак. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эфир телетапшырулары 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләре, шулай ук Зур Алан, Шәмәрдән авыллары һәм алар тирәсендәге торак пунктларда туктатылачак.

1 һәм 2нче мультиплекс телеканаллары (РТРС-1; РТРС-2), «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, «Радио России + Татарстан радиосы», «Маяк», «Вести ФМ» радиолары, «Болгар радиосы» сигналларны кабул итмәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot