Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның кайбер районнарында күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләделәр
Болар – Әтнә, Зәй, Алексеевски, Ютазы муниципаль районнары.
(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Татарстанда актив рәвештә терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Кайбер районнарда күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләдедәр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Болар – Әтнә, Зәй, Алексеевски, Ютазы муниципаль районнары.
- Республика буенча кышкыга терлекләр өчен коры һәм сусыл азыкны 2 млн тоннадан артык әзерләргә кирәк булачак. Оператив белешмәләр буенча, 26 июньгә республикада 50,7 мең тонна печән, 355,3 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бер баш хайванга чама белән 2,3 центнер туры килә.
"Үләннәр хәзер барлык урында да өлгергән һәм чаптыру срокларын сузу әзерләнә торган азыкның сыйфатын начарайтуга китерәчәк. Мәсәлән, кузаклы үләннәрдә 1 кг коры матдәдә каротин чәчәккә бөреләнү чорында 188 мг/кг булса, чәчәк ата башлаган чорда 112 мг/кг гына кала (40%ка диярлек кими). Димәк, югары аксымлы, сыйфатлы азык җыю өчен иң уңайлы вакыт - бөреләнү чорында", диелгән әлеге хәбәрдә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әзерләнә торган азыкның сыйфатын катгый рәвештә ветеринария лабораторияләрендә тикшерергә йөкли.
Шулай ук, беренче кат чаптырып алганнан соң, күпьеллык үләннәрне тукландырырга тәкъдим ителә. Беренче кат чаптырылган азыкны вакытында җыеп алып, икенче катка тукландыру – сыйфатлы, туклыклы азык әзерләүгә гарантия, дип исәпли авыл хуҗалыгы белгечләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз