news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның кайбер районнарында көчле җил һәм яшен булуы ихтимал

Шул ук вакытта һава температурасы 20 градуска кадәр җитәчәк

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава була. Вакыты белән яңгырлар, көндез аерым районнарда яшен булу ихтималы бар. Татарстан буенча урыны белән, шулай ук Казанда көндез һәм кич төньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Төнге сәгатьләрдә 4-9 градус, көндез 15-20 градуска кадәр җылы була.   

Казанда яңгыр көтелә, яшен булырга мөмкин. Төнлә 7-9, көндез 11-13 градуска кадәр җылыта.

21 майга каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән яңгырлар явуы ихтималы бар. Һава температурасы 5 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  

news_right_1
news_right_2
news_bot