Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның кайбер районнарында бераз яңгырлар көтелә
Көндез 22 градуска кадәр җылатачак
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча аязучан болытлы һава, урыны белән көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Төнлә - 5-10, көндез 17-22 градуска кадәр җылыта.
Казанда аязучан болытлы һава, бераз яңгыр явып узарга мөмкин. Төнлә - 7-10, көндез 19-22 градус җылы көтелә.
14 майга каршы төндә алмашучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр. Һава температурасы 6-11 градус җылыны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингы идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз