news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның кайбер районнарында авыл хуҗалыгы техникасы потенциалы тулысынча кулланылмый

Республикада 1 млн 302,3 мең гектар мәйданда туфракны тирәнтен эшкәртү эшләре башкарылган, бу планның 66 процентын тәшкил итә

  (Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 1 млн 302,3 мең гектар мәйданда туфракны тирәнтен эшкәртү эшләре башкарылган, бу планның 66 процентын тәшкил итә. Әмма республиканың бөтен районнары да авыл хуҗалыгы техникасы потенциалын тулысынча кулланмый, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Балтач, Буа, Актаныш районнарында гомуммәйданның 85 процентында гына туфрак эшкәртелгән.
Татарстан аграрийлары бер көндә 38,8 мең гектар кырны язга әзерләгән. Нигездә, Буа районы лидерлык итә, анда 2,2 мең гектар җир эшкәртелгән. Әлмәт районы игенчеләре бер көндә 1,9 гектар туфракны эшкәрткән, Актанышта – 1,7 мең гектар.
Татарстанда көзге кыр эшләрендә 1838 техника катнаша. Менделеевск, Югары Ослан, Яшел Үзән, Чирмешән, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Азнакай районнарында авыл хуҗалыгы машиналары потенциалы тулысынча файдаланымый, дип саныйлар министрлыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100