news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанның кайбер районнарына томан төшүе көтелә

Татарстанның кайбер районнарында томан булуы көтелә

  (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Көзнең беренче чәршәмбесендә бөтен Татарстан Республикасы териториясе буенча алмашынучан болытлы һава булуы көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан булуы фаразлана. Төнлә температура 4-9 градус җылы, ә республиканың көнбатыш районнарында 14 градуска кадәр җылы. Көндез һава температурасы – 17-22 градус җылы.

Татарстан башкаласында төнлә температура 4-7 градустан югары булмаячак, көндез – 18-21. Ә 4 сентябрь төнендә 8-13 градус кына җылы булачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100