Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның кайбер министрлыклары Яңа ел корпоративыннан баш тарткан
Башка министрлыкларда Яңа ел чаралары узачак, әмма хезмәткәрләр исәбенә
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Икътисади вәзгыять белән бәйле рәвештә, Татарстанның кайбер министрлыклары Яңа ел корпоративыннан баш тарткан.
Кайбер ведомстволарда, “Татар-информ” агентлыгына белдерүләренчә, быел Яңа ел корпоративлары үткәрелмәячәк. Шулай итеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында белдерүләренчә, элек планлаштырылган кичә кичектерелгән. Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында да Яңа елны бәйрәм итүдән баш тартканнар. Агентлыкка Россия Миграция федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында да ведомство корпоративы булмавы турында әйттеләр.
Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыкларында исә Яңа ел корпоративлары узачак, әмма банкет бәясен хезмәткәрләр тулысынча үзләре түли. Кичәгә баруны һәркем үзе хәл итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз