news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның кадрлар резервы сәламәт яшәү рәвеше яклы

“Резервчылар” тимераякта шуу аларның иң яраткан спорт төрләреннән берсе булуын таныды

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар–информ”). Талантлы яшьләрне ачыклау һәм ярдәм күрсәтү буенча “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучылар Казанның Спорт сарае боз аренасында “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дигән шигарь астында акция үткәрде.
“Резервчылар” тимераякта шуу аларның иң яраткан спорт төрләреннән берсе булуын таныды. “Тимераякта бергәләп шуу безнең өчен “Кадрлар резервы” проекты буенча дуслар һәм коллегаларыбыз белән очрашу өчен сәбәп кенә түгел, ә Спорт елында нигез салынган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау инициативасын хупларга омтылыш та. Узган ел даими төстә төрле спорт чаралары (кышын тимераякта һәм чаңгыда шуу, җәен бергәләп туристик походка чыгу) оештырдык. Моннан тыш, “Кадрлар резервы”ның кайбер катнашучылары Белградта узган Универсиадага волонтерлар буларак барды. Шуңа күрә спорт безнең өчен сәламәтлек тә, иҗтимагый тәҗрибә дә”, – диләр проектта катнашучылар.
Бүгенге көндә Татарстанда моннан бер ел элек старт алган “Кадрлар резервы” проектында катнашучылар республиканың әйдәп баручы министрлыкларында практика узарга әзерләнә. Шул ук вакытта, проект дирекциясе тануынча, 2010 елда “Кадрлар резервы” проекты дәвам итәчәк, анда республика яшьләренең иң яхшы вәкилләре катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100