news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның күршедә булуы безгә файдага гына - Башкортстанның Туймазы районы башлыгы

Туймазы районы башлыгы Айдар Суфиянов татарстанлыларның Башкорстанга сәнәгать предприятиеләре тәҗрибәсен өйрәнү өчен килүен әйткән.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның күрше булуы Башкортстанның Туймазы районына файда китерә. Татарстанлылар районга килеп, эшкә урнашалар, Туймазы предприятиеләрендә хезмәт итәләр. Бу хакта "Башинформ" агентлыгына биргән интервьюсында Туймазы районы башлыгы Айдар Суфиянов белдергән.

Районда туризм үсеше турындагы сорауга Суфиянов: "Туймазы районы территориясендә азык-төлек җитештерү предприятиеләре эшли, биредә Башкортстан республикасындагы иң эре теплица хуҗалыгы урнашкан. Ит һәм сөт җитештерүдә кызыклы программалар гамәлдә. Теплицаларда яшелчәләр үстерүне күрсәтүне дә туризм юнәлеше итеп булыр иде, аннан кергән акча авыл хуҗалыгы предприятиеләренә файда китерә ала. Инде хәзер үк әлеге предприятиеләр тәҗрибәсен өйрәнү өчен күрше Татарстаннан һәм Башкортстанның башка районнарыннан коллегалар килә. Ит җитештерү предприятиеләрен дә карап китәләр. Бездә карар әйбер күп", - дип җавап биргән.

Айдар Суфиянов фикеренчә, Татарстанның Туймазыга якын булуы районда файдага гына. Ул Туймазыда, Туймазы районындагы торак пунктларда, Октябрьский шәһәрендә сәнәгатьнең алга киткәнлеген, шуңа татарстанлыларның бирегә килеп, эшкә урнашуын, мондагы предприятиеләрдә хезмәт куюын әйткән. Башкортстанда җитештерелгән продукцияне сату өчен дә Татарстанның кулай булуын искәрткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100