news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның күпмилләтле районнарында Дуслык йортлары ачарга кирәк – мәдәният министры

Айрат Сибагатуллин тиздән Мамадыш, Алабуга, Чүпрәле районнарында Халыклар дуслыгы йортлары эшли башлаячагын әйтте.

Татарстанның күпмилләтле районнарында Дуслык йортлары ачарга кирәк – мәдәният министры
prav.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан халыкларының Дуслык йортлары санын арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында белдерде. Республикада этномәдәни инфраструктура үсеше турындагы мәсьәлә көн тәртибенә чыгарылган иде. Айрат Сибагатуллин төп доклад белән чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә Татарстанның күп халыклар өчен уртак йорт булуын ассызыклады. "Безнең республика төрле милләт вәкилләренең озак вакыт бергә гомер итү буенча позитив тәҗрибәсе белән аерылып тора. Хакимият органнарының бурычы - милләтләр арасында дуслыкны, татулыкны, иминлекне саклап калу. Бу -  Татарстанның эзлекле үсеше нигезе", - диде ул.

Президент барлык милләтләрнең мәдәниятләре һәм традицияләрен саклап калу өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, халыкларның рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен, тиешле шартлар булдыру зарури. “Моның өчен тиешле инфраструктура булу мөһим. Татарстанда төрле учреждениеләрнең киң челтәре үсеш ала. Бу - Халыклар дуслыгы йортлары, мәктәпләр, музей, театрлар, клублар һәм башкалар. Безнең гомуми эш төрле халык вәкилләренең этник үзенчәлеген саклап калуга йөз тотарга тиеш. Бу - халык кәсепчелеге, һөнәрчелек һәм башкаларга да кагыла”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Айрат Сибагатуллин Татарстан халыкларының Дуслык йортлары санын арттырырга тәкъдим итте. Министр тиздән Мамадыш, Алабуга, Чүпрәле районнарында Халыклар дуслыгы йортлары эшли башлаячагын әйтте. Министр башка күпмилләтле районнарда да шундый учреждениеләр ачарга кирәк, дип саный. Мисал итеп, ул Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Кукмара районнарын атады.

“Татарстан халыкларының Дуслык йортлары челтәре – Россиядә иң тиз үсеш алучы һәм иң нәтиҗәле челтәрләрнең берсе. Аларда ел дәвамында мәгърифәт, белем бирү һәм мәдәни төсмердәге уртача 250 ләп чара уза. Татарстан халыкларының Дуслык йортлары республиканың милли җәмәгатьчелеге инициативаларына ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле ресурс үзәкләренә әверелде. Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Халыкларының дуслык йорты порталына меңләгән кеше керә”, - ди мәдәният министры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100