news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның күпчелек сулыкларында ташу суының кимүе күзәтелә

Бер тәүлек эчендә Куйбышев сусаклагычында - Югары Ослан торак пункты янында суның биеклеге 16 сантиметрга арткан.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның күпчелек сулыкларында ташу суының кимүе күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Нократ елгасында суның күтәрелүе дәвам итә. Татарстанның калган елга-күлләрендә ташу суы акрынлап кимүгә таба бара», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Республиканың Арча районы Кәче авылы янындагы юл әле дә су эчендә. Биредә ташу суының биеклеге 30 сантиметр тәшкил итә.

Куйбышев сусаклагычында - Югары Ослан торак пункты янында суның биеклеге 16 сантиметрга арткан һәм 51,55 сантиметр билгесендә туктап калган. Түбән Кама сусаклагычында – Чаллы шәһәре янында суның биеклеге 2 сантиметрга кимегән.

Түбән Кама ГЭСының түбәнге бьефында суның биеклеге 9 сантиметрга артып, 53,05 метр билгесендә туктап калган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100