Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның күпчелек районнарында юеш кар һәм яңгыр көтелә
Көндез 3-8 градуска кадәр җылатачак
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең секундына 16 метрга кадәр көчәюе көтелә. Күпчелек районнарда - юеш кар һәм яңгыр. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Төнлә 3 градус салкыннан алып 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 3-8 градуска кадәр җылата. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарына - иң җылысы, төньяк-көнчыгышта иң салкыны булачак.
11 апрель көнне Казанда болытлы һава, урыны белән юеш кар һәм яңгыр. Төнлә 0 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 6 градуска кадәр җылыта.
12 апрельгә каршы төндә болытлы, көндез аязучан болытлы һава. Юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз