news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның күпчелек районнарында урманнарга баруны чикләделәр

Чикләүләр 21 көн дәвам итәчәк.

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Янгын куркынычының югары класслы булуы сәбәпле, Татарстан хакимияте гражданнарның урманнарга баруын һәм урман территорияләренә автомобильләрдә керүен чикләде. Бу карарны бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Чикләүләр Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ары, Кайбыч, Калейкино, Кама, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Саба, Тәтеш, Чирмешән һәм Кызыл Йолдыз урманчылыклары чикләрендә урман фондының бөтен территориясендә кертелгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эшен, урманчылыкларда тәүлек буе кизү торуны оештыру һәм урман массивларында патрульлекне көчәйтү, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә урманнарга күмәк килү урыннарында вакытлы постлар булдыру һәм керү юлларында өстәмә шлагбаумнар урнаштыру йөкләнде.

Чикләүләр 21 көн дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100