news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның күпчелек районнарында кар яву көтелә

Юлларда урыны белән бозлавык

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары 30 ноябрьгә күпчелек районнарда,  төнлә - урыны белән бераз кар явачагын фаразлый.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсендә хәбәр итүләренчә, иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Кайбер районнарда бозлавык, төнлә һәм иртән - томан. 

Төнлә һәм көндез 5-10 градус салкын булуы көтелә, төнлә аязган вакытта 13 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.  Юлларда урыны белән бозлавык.  

news_right_1
news_right_2
news_bot