news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак

Урыны белән буран көтелә

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава, төнлә аязучан.

Синоптиклар күпчелек районнарда кар, юеш кар фаразлый. Урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан буенча төнлә 1-6 градус салкын, көндез 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда бозлавык көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Иртәгә Казанда да аязучан болытлы һава. Кар яварга мөмкин. Төнлә 1-4 градус салкын, көндез 0дән 2 градуска кадәр җылы булачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot