news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә эш башланганнан бирле 90 мең кеше язылган

Хәзер күп функцияле үзәктә 103 хезмәт алырга мөмкин.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның күп функцияле үзәкләренә эш башлаганнан бирле белгечләргә кабул итүгә 90 мең кеше язылган. Ике атна эчендә 85 мең хезмәт күрсәтелгән. Бу хакта күп функцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзер күп функцияле үзәктә 103 хезмәт алырга мөмкин. Аларның күбесе электрон рәвештә күрсәтелми», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта татарстанлыларда күчемсез милекне рәсмиләштерү, ЕСИАда хисап язмасын раслау, яшәү урыны буенча теркәү, ЕГРНнан белешмәләр бирү, Россия паспортын алу, шулай ук муниципаль хезмәтләргә ихтыяҗ аеруча зур.

Күп функцияле үзәктә Казан Башкарма комитеты белән килешү буенча күрсәтелә торган 46 муниципаль хезмәтнең 28ен ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша алырга, шул исәптән төзелеш башлану яки тәмамлану турында хәбәр бирергә мөмкин.

Татарстан күп функцияле үзәк 13 апрельдән килүчеләрне кабул итүне яңадан башлап җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100