Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның көньяк-көнчыгышы урманнарында янгын куркынычының югары классы сакланачак
Быел республикада янган урманнарның мәйданы 2010 елгы күрсәткечләргә якынлаша язган.
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Якын көннәрдә Татарстан урманнарында, бигрәк тә көньяк-көнчыгышта, янгын куркынычының югары классы сакланачак.
«Бүген Казанда һәм республиканың көнбатыш өлешендә яңгырлар узды, әмма көньяк-көнчыгыш әлегә коры тора. Алга таба безне киеренке температура режимы көтә, көньяк-көнчыгышта янгын куркынычының югары классы сакланачак», — диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Мөслим, Минзәлә, Сарман, Азнакай, Кайбыч, Апас, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Актаныш, Тукай районнары, Чаллы шәһәре территориясендәге урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычының бишенче классы сакланачак.
Министр быелгы эсселәрне 2010 ел белән чагыштырды. Унбер ел элек республика урманнарында 99 янгын очрагы теркәлгән булган. 2010 елда янган мәйданның быел 95 проценты, ягъни 160 гектары, зыян күргән. Равил Кузюров сүзләренчә, «янгын куркынычы периоды әлегә бетмәгәнен онытмаска кирәк».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз