news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның көньягында булган куәтле гарасат һәм боз яву нәтиҗәсенең яңа фотолары

Нурлат шәһәрендә бүдәнә (перепел) йомыркасы зурлыгында боз яуган.

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ"). Нурлат шәһәре үзәгендә көчле гарасат уза һәм бүдәнә (перепел) йомыркасы зурлыгында боз ява, дип сөйләде "Татар-информ"га анда яшәүче Гөлүсә Шәмсуарова.

"Иртән һава торышы яхшы иде, аннары күк күкрәде, яшен булды. Шәһәр үзәгендә көчле җил башланды. Гарасат тамыры белән зур агачларны аударган, җиңел машинаны әйләндереп каплаган, йорт түбәләрен алып киткән ", –дип сөйләде Гөлүсә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Татар-информ" хәзер Нурлат районы аша актив фронт кисәге узуы турында хәбәр итте. Казанда да метеорологик күренешләр көтелә, ләкин республика көньягындагы кебек көчле түгел.

Түбәндәге фотода күрсәтелгән Чирмешән районының Югары Чегодай авылында җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасы түбәсен алып китә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100