news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның көнчыгыш районнарында төнлә 20 градуска кадәр суыта

Күпчелек районнарда кар һәм җепшек кар явачак.

Татарстанның көнчыгыш районнарында төнлә 20 градуска кадәр суыта
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 12 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Күпчелек районнарда кар һәм җепшек кар явачак. Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык һәм томан төшүе ихтимал.

Һаваның төнге сәгатьләрдә минималь температурасы -9..-14, көнчыгыш районнарда аязган вакытта -20 градус булачак. Көндез -1..-6, көнчыгыш районнарда -11 градус булуы фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot